Әдәбиятта хатын-кыз образы турында меңәрләгән сәгать сөйләшеп була, әмма бер мөһим сорау барыбер игътибар уңыннан читтә кала: татар әдипләре чын хатын-кызны сурәтли алганмы? Без балачактан укып белгән әсәрләрдә сурәтләнгән хатын затлары реальме, яисә алар милләт турында зур мифның бер өлешеме? Гомумән, татарлар иң феминист халык түгелме?
Бу һәм башка бихисап сораулар хакында Кабан күле буенда узачак ачык әңгәмәдә фикер алышачаклар. Дискуссиядә язучылар һәм иҗат әһелләре катнаша, модератор укытучы һәм тәрҗемәче Эльза Нәбиуллина.
Әңгәмәләр сериясе Татар китабы йорты, Ачык университет, "Инде" интернет-газетасы, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә оештырыла.
Чараның урыны: Кабан күле буе, Мәрҗани һәйкәле янындагы мәйданчык.
Напоминаем, что для того чтобы восстановить билет организатору можно не писать.
Если вы хотите вернуть билеты, вы можете сделать это по ссылке из письма с билетами или оформить запрос организатору в вашем  личном кабинете.