Татар поэзиясе бай, аның көчле традицияләре һәм агымнары бар. Бүгенге шигърияткә альтернатив авторларны кертә алабызмы? Оскар Юнысов белән Рәдиф Кашапов татар шигърияте антологиясендә кайчан урын алачак? Чын җырларның чын текстлары нигезендә дискуссия корырга тәкъдим итәбез. Тема, форма, эчтәлек ягыннан текстларны өйрәнәчәкбез һәм белгечләр белән бергә фикер алышачакбыз.
Кабан күле буенда әдәби дискуссияләр циклы Татар китабы йорты тарафыннан Ачык университет, «Инде» интернет газетасы һәм КФУ ның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә оештырыла.
Чара Кабан күле буенда, Мәрҗани һәйкәле янында уза.
Чара барышында Татар китабы йортының күчмә китапханәсе эшләячәк.
Напоминаем, что для того чтобы восстановить билет организатору можно не писать.
Если вы хотите вернуть билеты, вы можете сделать это по ссылке из письма с билетами или оформить запрос организатору в вашем  личном кабинете.