Татар китабы йортында 16 ноябрь 19:00 сәгатьтә «Көзге кичләр» циклыннан чираттагы концерт үтәчәк.
Концертның максаты – тамашачыларда зәвыклы музыка сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү, татар халык һәм классик музыкасын яңгыратыр өчен өстәмә мәйданчык булдыру, сирәк ишетелә торган әсәрләрне халыкка якынайту. Концертмейстер, «Болгар кызлары» триосы әгъзасы Айгөл Зәйнуллина җитәкчелегендә оештырылган музыкаль цикл 2021 елдан дәвам итә.
Кич дәвамында тамашачылар игътибарына татар халык җырлары һәм татар классик сәнгатенең гүзәл үрнәкләре тәкъдим ителәчәк, шигырьләр яңгыраячак.
Концертта катнашалар:
Халыкара конкурслар лауреатлары
— «Болгар кызлары» вокаль триосы (Айгөл ЗӘЙНУЛЛИНА, Элина САФИНА, Диана МӨХЕТДИНОВА);
— Илүзә ВӘЛИУЛЛОВА;
— Инсаф ГАНИБАЕВ;
— Зилә ГАЙНУЛЛИНА;
— Айбулат ХАРИСОВ;
— Чжан ЧЖИХАО;
— Рөстәм ЕГОРОВ;
— Айрат ПАЛУШЕВ;
— Данис ХИСМӘТУЛЛИН;
— Әмирхан ШӘРИФУЛИН;
— Тамерлан ШӘРИФУЛИН.
Напоминаем, что для того чтобы восстановить билет организатору можно не писать.
Если вы хотите вернуть билеты, вы можете сделать это по ссылке из письма с билетами или оформить запрос организатору в вашем  личном кабинете.